Апаста гриппка каршы прививка ясыйлар
Кемнәрдер бу чараның асылын аңлап эш итсәләр, кайберәүләр исә “барыбер авырыйлар бит” дигән ялгыш уйлар белән дә йөри
Һәр елны көзге-кышкы чорда район халкын гриппка каршы вакцинацияләү эше башлана. Бу көннәрдә район хастаханәсенә гриппка каршы вакциналарның беренче партиясе кайтты.
Медицина хезмәткәрләре халык арасында даими аңлату эшләре алып баралар. Оешма, учреждение җитәкчеләре дә үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгырту бурычын куялар. Гриппка каршы прививка – ул авыруны бөтенләй булдырмаска яисә аны җиңелчә генә үткәрү, өзлегүләрне булдырмауны тәэмин итүче бик үтемле кисәтү чарасы булып тора. Иң мөһиме, вакцина ясатканда кеше сәламәт булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев