Апаста янгын сүндерүчеләр сак булырга чакыра
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста янгын сүндерүчеләр сак булырга чакыра

Табигатьтә коры һава торышы хәкимлек итә. Бу кипкән үләннәрнең, яфракларның, корыган агачларның янып китү куркынычын тагын да арттыра. Соңгы көннәрдә басу-кырларга ут кабу очраклары борчуга сала.

(4 октябрь, “Апастово-информ”).


  Бер очкын зур бәлаләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә, аеруча сак булу сорала.
  -Халыкның гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф каравы - янгын килеп чыгуның төп сәбәбе. Торак йорт һәм оешмалар янын коелган яфраклардан, кипкән үләннәрдән һәм чүп-чардан вакытында арындырырга кирәк. Салам һәм печән эскертләре янында учак ягу катгый рәвештә тыела. Урманнарны, болыннарны, басу-кырларны, шулай ук торак төзелешләрен янгыннардан саклагыз. Актив ял итү урыннарында янгын иминлеге кагыйдәләре таләпләрен үтәгез, - ди янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәре Раил Кашапов.


Нет комментариев