Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста хоккей сезоны ачылды

30 сентябрьдә Апас “Алтын алка” Боз Сараенда өлкәннәр арасында 2018-2019 еллар хоккей сезоны ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев бозга беренче алка ташлады. Сезон ачылу тантанасында барлыгы 7 җыелма команда катнашты, шуларның икесе күрше Кама Тамагы районыннан килгән. Уенчылар, Апас хоккей яратучылары өчен барлык шартлар да булдырылган иде.

Район мәктәпләре укытучылары үзләренең “Легион” җыелма хоккей командасына берләшкәннәр. Алар беренче уенда Йомралының “Комета” командасы белән очрашты һәм җиңде. Икенче уенда Апастан “Рэдбулл” белән Кама Тамагыннан “Авиатор” очрашты. Өченче уенда Апасның “Ракета” командасы белән Кама Тамагыннан килгән “Факел очрашты, ике уенда да апаслылар җиңде. Җиденче команда-Апастан “Ястребы” җыелма командасына көндәш-пар булмау сәбәпле, алар бозга чыкмады.

-Яңа елга кадәр һәр шимбә-якшәмбедә АЛХЛ Күчмә Кубогына турнирлар узачак. Алар иртәнге унда башланачак. Апаслыларны Боз Сарае трибуналарына чакырып калам. Моңа кадәр үз Кубогыбызны берәүгә дә биреп җибәрмәдек, ул быелгы сезонда да Апаста калачак, -дип ышандырабыз!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев