Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Китап бәйрәме“ узды

Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тулу уңаеннан Апас үзәк китапханәсендә “Китап бәйрәме“ узды. Ул Татарстан китап нәшрияты һәм “Татмедиа“ җәмгыяте белән берлектә оештырылды.

Очрашу китап күргәзмәләре белән башланып китте. Шунда ук яңа гына табадан төшкән китапларны сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. 
Китап укучылар, китапханәчеләр якташыбыз, язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәбир Ибраһим, шагыйрь Фәнил Гыйлаҗев һәм Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас, сәнгать редакциясе мөдире Венера Камалиева белән очрашты. 
Кичәдә язучылар иҗатлары, әсәрләре, шигырьләре, аларның язылу тарихлары белән таныштырдылар, китапларын тәкъдим иттеләр. 
Шулай ук “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы редакциясе почта хезмәткәрләре белән берлектә язылу оештырды. Газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева 2019 елның икенче яртыеллыгына язылу баруы, газетаның бәяләре, андагы яңалыклар һәм бәйгеләр хакында сөйләп үтте. Килгән кунаклар Апасның матур урыннары, район туган якны өйрәнү музее белән дә таныштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев