Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста мәдәният хезмәткәрләренең республикүләм семинар-киңәшмәсе узды

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты.

  • Республиканың төрле районнарыннан килгән мәдәният хезмәткәрләрен, министрлык вәкилләрен апаслылар җыр-моңнар, тәмле чәкчәк һәм кайнар чәй белән Иске Әнәле авылы клубында каршы алдылар. Биредә кунакларга яңа гына дөньяга аваз салган балага исем кушу йоласы күрсәтелде. Апас урамнары, үзәк ял паркы, үзәк китапханәдәге үзгәрешләр дә зур кызыксыну уятты. Аллы-гөлле чәчәкләр белән елмаеп сәламләгән “Салават күпере“ балалар бакчасы нәниләре, Кильдураз мәктәбенең вокал-инструменталь ансамбле, Апас үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Варислар“ түгәрәгенә йөрүче балаларның чыгышы һәркемнең күңеленә бәйрәм кәефе өстәде. Апас Туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге бирегә килүчеләрнең күңелендә аеруча да онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Апас мәдәният йорты фойесында урын алган оста куллы мәдәният хезмәткәрләренең кул эшләре күргәзмәләре дә зур соклану уятты. 
    Киңәшмә район мәдәният йортында дәвам итте. Биредә “Авыл мәдәниятенең үсеш перспективалары“ темасына чыгышлар тыңланды, фикер алышынды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев районның мәдәни тормышы белән таныштырып үтте. Мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәниятебезне үстерүдә зур өлеш керткән район башлыгы Рәшид Заһидуллинга ихлас рәхмәтен җиткереп, яңа гына сафка баскан Татар Пүчинкәсе авылы клубына сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев