Апаста Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов халыкны кабул итте
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов халыкны кабул итте

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов районда “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте.

Аңа төрле яшьтәге райондашлар үзләрен борчыган сораулар, мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Торак, салымнар, балалар бакчасына түләү, мөмкинлеге чикләнгән бала белән санаторийга бару, социаль стипендия турында сүз булды. Шулай ук райондашлар авыл укытучылары өчен кабул ителүче яңа программа белән дә кызыксындылар. 
–Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин авыл җирендә эшләүче укытучыларга һәм мәгарифкә ярдәм йөзеннән илдә яңа программа тәкъдим ителде. Проект “Земский учитель“ дигән исем алды. Әлеге инициатива Ил башлыгының Федераль Җыенга еллык юлламасында яңгырады. 2020 елдан башлап авылларга һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә күчкән укытучылар бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә акча алачак, – диде Илдар Гыйльметдинов. 
Районга гарәп теле укытучысы кирәклеге турындагы тәкъдим белән дә килеште ул һәм әлеге мәсьәләне чишәргә булышачагын белдерде. Районда хат ташучылар җитмәү, аларның хезмәт хаклары түбән булу турындагы борчылуга да депутатларның әлеге мәсьәләне белүләре һәм проблеманы чишү өчен эшләр алып барулары хакындагы җавабын бирде.


Нет комментариев