Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Россия көне билгеләп үтелде

Россия көне – патриотлык, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм.

  • Бу Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. 12 июнь – Россия көне Апасыбызда зурлап бәйрәм ителде. Үзәк ял паркында иртәдән үк күңелле җыр-моңнар белән башланып китте ул. Олысы-кечесе бәйрәм итәргә килде. 
    Керү юлында ук сәүдә нокталары урын алды. Биредә үк райондашларга кайнар коймак, чәй, шашлык тәкъдим ителде. Аграр көллият пешекчеләре бу юлы да килгән һәркемне ачык йөз белән сыйлап тордылар. 
    Мәктәп коллективлары үзләренең кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим итте. Әлеге эшләргә бәйрәмг килгән һәркем соклануын белдерде. 
    Районның мәдәният хезмәткәрләре милләтләр дуслыгын, үзара татулыкны чагылдырган программа әзерләгәннәр иде. Иҗат коллективлары бер йодрык булып сәхнә бизәге булдылар. Биештән “Рябинушка”, Табар Черкененнән “Шурампуч”, гармунчылар, тальянчылар чыгышын һәркем алкышлап каршы алды. 
    Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде һәм районда барган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырып үтте. 
    Аннан район башлыгы бүләкләнүчеләрне сәхнә түренә чакырды. Сугыш ветераннары – Югары Балтайдан Шәүкәт Хатыйпов, Хәлилрахман Фәйзрахманов, Багыштан Фәһим Фәсхиев Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәте өчен“ медале белән бүләкләнде. 
    –Тормышта күпне күрдек. Тыныч тормыш өчен гомеребезне дә кызганмадык. Инде менә хөрмәтен дә, ихтирамын да тоябыз. Рәхмәт барчагызга, – диде Шәүкәт Хатыйпов. 
    Апас районы техник күзәтчелек итү идарәсенең бүлек башлыгы Ирек Солтанбеков авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен һәм оешманың 60 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук Апаста яшәүче Назирә Җиһаншинага бәйрәм барышында Апасның мактаулы кешесе исеме бирелде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин аңа һәм гаиләсенә олы рәхмәтен җиткерде. 
    –Сине зур бүләк белән тәбрик итәм. Әлеге бүләк тормыш иптәшең Габделхакка, улың Айратка һәм үзеңә район халкының рәхмәт билгесе булып барыш ирешсен. Чөнки көчле җилләрдә, бураннарда да безнең районда ут белән өзеклекләр булмады. Габделхак безгә бу зонада иң яхшы электр челтәрен эшләп калдырды. Айрат та даими булышып тора, – диде ул. 
    Әле күптән түгел генә республикада чисталык икеайлыгы нәтиҗәләренә йомгак ясалды. “Эковесна“ бәйгесендә Апас районы өченче урынны яулады. Район башлыгы Республика Президенты кулыннан Диплом һәм истәлекле бүләк алды. Рәшид Заһидуллин Россия көнен билгеләп узу тантанасында әлеге Диплом һәм бүләкләрне Апас Туган якны өйрәнү музеена тапшырды. 
    –Апасның бу дәрәҗәгә җитүендә барлык район халкының өлеше бар. Рәхмәт сезгә Апасыбызны чиста, матур, гүзәл һәм алдынгы булуда керткән өлешегез өчен, – диде җитәкче. 
    Үзәк ял паркында китапханәләр акциясе кысаларында, күргәзмәләр, викториналар, патриотик чаралар, “Без – Россия балалары” һәм “Безнең белән җырлагыз” акцияләре дәвам итте. Үзәк китапханә “Җәйге уку залы“ проекты кысаларында 100 мең сумлык грант отты. Әлеге “Җәйге уку залы“ Россия көнен бәйрәм итүчеләр янәшәсендә үз эшен башлап җибәрде. Бу көннән башлап, Үзәк паркка һәр көнне чыгып халыкка китаплар тәкъдим итәчәк. Әлеге проект сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 
    Бәйрәм барышында битләренә Россия флагы сурәте, матур рәсемнәр ясаган балалар һәм яшьләргә игътибар бирми калмагансыздыр?! Үзәк китапханә хезмәткәрләре әнә шундый бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. 
    - Балаларның сөенгәнен күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Акцияне “Илебезнең өч төсе” дип исемләдек. Бик күбесе Россия флагы сүрәтен ясатты, - диде рәссам вазифасын үтәгән китапханәче Гөлсем Галәветдинова. 
    “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре килүченең кулына Россия флагы төсләрен чагылдырган тасма бәйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев