Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Шәүкәт Галиевнең 90 еллык юбилее уңаеннан искә алу чарасы узды

30 ноябрьдә районга танылган язучылар, шагыйрьләр, җырчылар килде. шулай ук Шәүкәт Галиевнең балалары, оныклары да бар иде.

Кунаклар һәм апаслылар иң элек Апас туган якны өйрәнү музее белән таныштылар, биредә урын алган Шәүкәт Галиев истәлегенә ясалган күргәзмә, шагыйрьнең шәхси әйберләре белән таныштылар. Аннан район үзәгендә урын алган Шәүкәт Галиев бюстына чәчәкләр салдылар һәм янәшә генә урын алган Абдулла Алиш бюсты тантаналы шартларда ачылды. Сәяхәт Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев музеена сәяхәт белән дәвам итте. Олы Бакырчы мәктәбендә дә чаралар узды. Шәүкәт Галиев исемендәге мәктәп коллективы эчтәлекле чыгышлар әзерләгән иде. Олы Бакырчы мәдәният йортында язучылар белән очрашу кичәсе булды. Ул җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тулырак язма – тиздән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев