Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Тоннель“ операциясе узды

11 сентябрь иртәсендә, 6.30-8.30 сәгатьләрдә Апасның Тукай урамы киселешендә “Тоннель“ операциясе узды

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары биредә эшләде. Шушы ике сәгать эчендә 10 кагыйдә бозучы очрады. 4 шофер номеры укылышсыз машина белән юлга чыккан. Аларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. 3 райондашыбыз төзексез машина белән идарә иткән. Аларның берсе – идарә итү системасы дөрес эшләмәгән техника белән барганда тоткарланып, машинасы штраф стоянкасына ябылды. Техник төзексезлек өчен штраф – 500 сум. Каралтылган тәрәзә белән йөрүче яшь шофер да юлын тыныч кына дәвам итә алмады. Аңа шулай ук 500 сум штраф яный. Әгәр инде каралтылган тәрәзәләр белән йөреп, кабаттан юл сакчыларына очраса, ул очракта, 5 мең сум түләргә туры киләчәк. 1 транспорт тахографсыз юлга чыккан. Әлеге кимчелек өчен физик затларга 1-3 мең, физик затларга 3-5 мең штраф түләргә туры килә. 
Юлларда сак булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев