Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста урып-җыю эшләре бара. Район башлыгы кыр хезмәтчәннәре белән очрашты

Районыбыз игенчеләре урып-җыю эшләренә җиң сызганып кереште. Бүгенге көндә кырларда 2 сменада эш бара. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кырларда булып, җитәкче-белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште, мөһим мәсьәләләргә тукталды, хәер-фатихасын бирде, эшләрендә уңышлар теләде. Барлык кыр хезмәтчәннәренә дә “Апас“ язулы бейсболкалар бүләк итте.

“Свияга“ агрофирмасының Дәүләки берләшмәсе, Дәвеш бүлекчәсенең 350 гектарлык арпа кырында 7 комбайн хезмәт итә. 
–Барлык комбайннарга да икешәр комбайнчы билгеләнгән. Алар 24 сәгать кырда. Көндез турыдан-туры суктырып, ашлык кабул итү пунктына озатабыз. Төнлә алдан ектырганны чәчүлеккә суктырабыз. Гектарыннан 48 центнер уңыш чыга. Хезмәтчәннәр көнгә 4 тапкыр кайнар, сыйфатлы аш белән тәэмин ителә, – ди берләшмә идарәчесе Кәфил Гыймранов. 
Икмәк язмышы өчен өлеш кертүче хезмәткәрләр барысы да үз эшләренең осталары һәм фидакарь хезмәт ияләре. Шәмәктә яшәүче Фирдүс Хәбибуллин комбайн руле артына утырып, бишенче урып-җыю эшләренә керешкән. 
–Армиядән соң туган авылымда хезмәт итә башладым. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 елдан артык эшлим. Быел басулар бик матур. Уңышны исән-сау җыеп алырга да язсын, – ди ул. 
Җыеп алынган уңышны “КамАЗ“лар өзлексез ташып тора. Шоферлар шулай ук эшнең мөһимлеген яхшы аңлый. Тәлгать абый Абзалов 42 ел инде руль артында. Быел да басулар иңли. 
–Урып-җыю эшләренә өлеш кертә алуым белән бәхетле. Һөнәремне яратып башкарам, – диде үзе. 
Иске Йомралы берләшмәсенең 213 гектарлык арпа кырында шулай ук эшләр оешкан төстә бара. 
–6 комбайн көнне-төнгә ялгап эшли. Уртача гектарыннан 42-43 центнер уңыш чыга. Кырларыбыз сокланырлык. Барлык технологияләр төгәл үтәлде. Бер чүп тә күренми. Игеннәрнең торышы әйбәт. Печән әзерләү һәм сенаж салу эшләре дә оешкан төстә төгәлләнде, – ди Йомралы берләшмәсе идарәчесе Рөстәм Хәмидуллин. 
Уңышны 5 “КамАЗ“ машинасы ташып тора. Хезмәткәрләр шулай ук 4 тапкыр тәмле, сыйфатлы итеп ашатыла. Комбайнчыларның туктап торырга да вакытлары юк. 
–10 ел инде комбайнда эшлим. Туган ягымны, аның кырларын яратам. Быелгы уракны да исән-имин тәмамларга язсын,- диде Апас егете Ленар Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев