Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Йолдыз” газетасы кубогына 54нче эстафета узды

“Йолдыз” газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион эстафета узды.

Ул Бөек Җиңүнең 73 еллыгына һәм “Йолдыз” газетасының 86 еллыгына багышланган иде һәм “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” девизы астында узды. Биредә урта гомумбелем бирү мәктәпләреннән 9, төп гомумбелем бирү мәктәпләреннән 20 команда катнашты. 
Быелгы эстафета үзгәчәрәк оештырылды. Апасның плотина буенда, ягъни, Набережная ял итү үзәгендә узды ул. Спорт яратучы яшьләр матур табигать кочагына җыелды. 
Эстафета оешкан төстә башланып китте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкче-белгечләре катнашты. 
- Әлеге чара һәркемне мәктәп елларына алып кайта. “Йолдыз” призына узган ярышта катнашмаган бала сирәктер. Үзебезнең дә балачак шуңа барып тоташа. Спорт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз һәм җиңүләр телибез, - диде газетаның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева бәйрәмне ачык дип белдереп. 
Йөгерешчеләр старт сызыгына басты. Алдан билгеләнгән этапларда бер-берсен алмаштырып, беренчелек өчен тырыштылар алар. Җиңү шатлыгы озак көттермәде. 
Урта мәктәпләрдән беренче урында – Каратун, икенче урында – Апас, өченче урында – Табар Черкене мәктәбе командалары. Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында Каратун, Апас мәктәбе һәм “Сәләт“ балалар иҗат үзәге командасы җиңү яулады. Ике кубок та Каратун мәктәбе укучылары кулында. 
- Ел саен катнашабыз. Бүләкләрсез дә кайткан юк. Быел беренче урында булуыбызга бик шатбыз, – диделәр Каратун мәктәбе укучылары Ләйлә Садрисламова һәм Камилә Михайлова. 
Зөфәр Нигъмәтҗанов Каратун мәктәбендә 8 елдан бирле физик тәрбия дәресләре алып бара. Эшен яратып, бар күңелен биреп башкаруы уңышларда чагылыш таба. 
–Укучылар белән стадионда даими шөгыльләнәбез. “Йолдыз“ призына килер алдыннан мәктәптә ярышлар узды. Иң-иңнәр ярышты һәм җиңдек, – диде ул. 
Апас мәктәбе укучылары да ярышка оешкан төстә килде. Алар шулай ук алдынгы урыннарны бүлеште. 

–“Йолдыз“ призына узган ярышларны ел саен көтеп алабыз. Быел да укытучыбыз Мәдинә Ибраһимова белән алдан ук әзерләндек. Мәктәбебезгә бер кочак бүләкләр белән кайтабыз, – диделәр Эльмира Нурмиева, Адилә Салаватуллина, Энҗе Әхмәтҗанова. 
Эстафетаның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов бу чараны оештыруда 25 ел катнаша. Ул быел да командаларны каршы алып, үзенең киңәшләрен бирде. Шулай ук ярышның имин һәм оешкан төстә узуы өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, район үзәк хастаханәсе, район мәдәният йорты, спорт мәктәбе, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләренең зур өлеше керде. Аграр көллият коллективы тәмле коймаклар, кайнар чәй белән сыйлады. 
–Ярыш тыныч узды. Медицина ярдәме күрсәтергә туры килмәде. Спорт сөючеләр өчен бик матур бәйрәм, – диде “Ашыгыч ярдәм“ бүлеге хезмәткәре Марат Салаватуллин. 
Ярышта җиңү яулаган балалар эшмәкәр Ринат Миначев иганәчелегендә бүләкләр алды.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев