Автографлы китапларның үз тарихы бар
МӨҺИМ ТЕМА

Автографлы китапларның үз тарихы бар

Апас үзәк китапханәсендә автографлы китаплар күргәзмәсе оештырылды.

Анда язучылар, шагыйрьләр үз укучылары һәм китапханәләргә истәлеккә бүләк иткән, бик матур теләк-автографлар язылган дистәләгән китаплар тупланган. Шулай ук хезмәттәшләребез- җурналистлар Мәрди Рафиков, Азат Сункишев, башка иҗат кешеләренең һәм төрле тематик китап күргәзмәләре белән дә танышырга мөмкин. Сүз уңаенда, китапханәнең икенче катында капиталь ремонтның беренче этабы төгәлләнде. Анда ут-җылылык системасы тулысынча алыштырылды, тәрәзәләр дә яңарды.

Ришат Җамалиев.


Нет комментариев