Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Батыр йөрәкле апаслы медаль алды

Үз гомерен куркыныч астына куеп, ут эченә керергә батырчылык иткән, ике авылдашын коткару өчен бар көчен куйган Алмаз Солтанов батырлыгы өчен “За доблесть и отвагу на пожаре“ медале белән бүләкләнде.

 Мәскәү шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында Алмаз исеменә күп кенә җылы сүзләр яңгырады. 
Билгеле булганча, 13 сентябрь көнне 19 сәгать 15 минутта Чүрибураш авылында торак йортта көчле янгын чыга. Йортта эчендә кеше булу ихтималы вакыйганың кискенлеген тагын да арттыра. 
Янгын чыккан вакытта Алмаз урамда үзенең йорты янәшәсендә була. Узып баручылардан янгын турында ишетә һәм вакыйга булган урынга юнәлә. 
–Бу вакытта йорт ялкынланып яна иде. Йорт янына бик күп кеше җыелган. Ут эчендә ике бертуган ир-егетләр калуын ишетү белән каткару теләге уянды. Авылдашларым, аралашып, сөйләшеп йөргән кешеләр бит. Яшәү-үлем турында сүз барганда, җиде ятлар да кызганыч була. Бу вакытта уйлап торырга вакыт булмады. Аларны коткарырга кирәк иде. “Улым“ дип өзгәләнгән ана, якыннарының күз яшьләре дә тәэсир итте. Бу вакытта минутлар, секундлар да хәл иткәнен аңлап, йорт эчендә ашыктым, – ди Алмаз. 
Ватык тәрәзә аша йорт эченә керергә тырышып каручылар була. Көчле төтен булу сәбәпле, алар эчкә уза алмый. Алмаз Солтанов тәрәзә аша үтеп, төтенне аралап, ирләрнең берсен таба һәм урамга алып чыгып шәфкать туташы кулына тапшыра. Аннан соң, кабат ялкынланып янган йорт эченә икенчесен эзләргә кереп китә. Аны да бусага төбендә табып, урамга алып чыга. Тик берсенең гомерен саклап калып булмый. Ул аңына килә алмыйча, вафат була. 
Алмаз – Апас районы Чүрибураш авылы егете. Шофер булып эшли. Авылда аны кыю, батыр, һич кайчан югалып калмас ир-ат буларак бәялиләр. 
–Алмаз кешелекле, ярдәмчел. Үз-үзен аямыйча ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Гаиләсендә 2 кыз үстерә. Балалары да аның үрнәгендә үсә, – ди Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов. 
Алмаз әлеге адымын зур батырлыкка санамый, ә ир-егетнең бурычы буларак кабул итә. Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчелеге, авылдашлары, ул коткарган егетнең якыннары исә аның батырлыгы алдында баш ия. (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев