Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Борнаш егете Марсель төягечле трактор ясаган

Борнашта яшәүче Гобәйдуллиннар техника серләрен яхшы белә.

Уллары Марсель белән Илназ да әтиләре Фәргать үрнәгендә үсә. Күптән түгел генә Илназ үз тырышлыгы белән трактор ясаган иде. Марсель дә аңардан калышмады. Ул кечкенә генә, төягечле трактор ясап куйды. 
–Әлеге тракторның күтәргече дә бар. Аның белән авыл җирендә тирес түгеп, ком-ташларның урынын алмаштырып, кар ташып була. Тракторга кую өчен сәнәкләр дә ясадым. Алар 2 метр озынлыкта. Тирес төяү өчен менә дигән җайланма. Гомумән, нинди генә эшкә тотынсаң да, ярдәмче булачак, – диде Марсель үзе. 
Тракторны ул 1 айдан артык җыйган. Күбрәк кичке һәм төнге сәгатьләрдә эшләгән. Җиһазларны иске техникалардан да алган, яңаларны да куйган. Барысын да алдан уйлап, үлчәп, төгәл башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев