Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чирү авылы юллы булды!

Дәвеш авыл җирлеге территориясе составындагы бүген инде 19 гына йортлы, 25 кеше яшәгән Чирү авылы халкы гомере буе язгы су төшеп, елгалар ярларыннан чыгып ташу башланганда хафага калып яшәде. Аерым елларда Бола белән Зөя кушылган тамакта боз тыгылса-авылны бетереп су басты. Инде шөкер, район хакимияте, авыл җирлеге һәм Чирү халкы бу авыртмаган башка тимер тарактай тоелган, ел саен диярлек кабатланып торган проблеманы оныта алачак. Ун көн элек Апас-Чирмешән олы юлындагы Колчык авылы башыннан Чирү авылы уртасына кадәр заманча юл салу эшләре башланды.

-Бу Федераль программа буенча башкарыла торган күләмле эшне тендер-конкурста “Волгодорстрой” юл төзелеше оешмасы отты. Барлык эш күләмен бу җәйдә төгәлләү бурычы куелды, сентябрь аенда яңа юлдан хәрәкәт ачылырга тиеш. Яңа төзелүче юлның гомуми озынлыгы 3 километрга якын булып, барлыгы ярты миллион кубометрлык җир казу, күчерү, өю эшләре башкарылачак. Унга якын урында күтәртелгән дамба аша су агу өчен 1-2 шәр метр диаметрлы, бик заманча гидрокорылмалар куела,-ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура тармагы буенча урынбасары Айрат Хәсәнов.

– Безнең күчмә автоколоннада 50 гә якын техника исәпләнә. Иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр ике сменада эшлибез,-дип таныштырды безне үзенең бердәм коллективы белән прораб Алмаз Галәветдинов.

- Шушы үзгәрешләрне күрдем дә күңелем сөенә. Хәзер менә телефоны, интернет, газы-суы бар, урамнар да якты, шатланып яшәргә генә кала, - ди Галимә Рамазанова..

Күп еллар колхозда, авылда җаваплы хезмәт башкарган сеңелесе Рузалия Гыйззәтуллина да кушылды әңгәмәбезгә:

-Дәвешкә тимер юл күпере астыннан чыгып, шпал санап көненә унар чакрым җәяү йөргән чаклар булды. Исән-имин булып, сәламәтлектә яңа асфальт юллардан да йөрергә язсын Ходай,-ди ул.

Киң, биек итеп төзелүче яңа юлны ныклап таптаткач, аңа калын итеп, махсус ком-таш катламы җәеләчәк, киләчәктә асфальт салыначак. Шушы авылда туып-үсеп, аңа тугры калган Мөнирә Хәбибуллина, Сәкинә Саттарова, Сабирә Гайнуллина, Гөлфирә Әбүбакирова, Гөлсирә Бакирова, Мансур Хәбибуллин, Фәрит Гыйззәтуллин һәм башка бик күпләрнең олы шатлыгын без дә уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев