Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чирүлеләр сөенече

Чирүлеләр соңгы елларда авылдагы зур үзгәрешләргә сөенеп туя алмыйлар. Яңа гына төзелгән юл алар өчен зур шатлык булды. Авыл эчендә агучы чишмә дә чирүлеләрнең зур байлыгы.

Тау башындагы чишмәне авылга моннан берничә ел элек китергәннәр. Бу эшкә беренчеләрдән булып читтә яшүче авылдашлары Илдар Фәзлуллин теләктәшлек белдергән. Алга таба исә барлык авыл халкы, авыл җирлеге кушылган. Һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм иткән. Быел исә туган авылы өчен янып-көеп яшәүче Илдар Фәзлуллин изге эшенең дәвамы итеп, чишмәнең тирә-юнен төзекләндергән, тимер койма белән тотып алган. Бу исә Чирү авылы халкы өчен бу тагын да зур сөенечле вакыйга. Изге күңелле авылдашлары булу белән алар чиксез горурлануларын белдерәләр, олы рәхмәтләрен юллыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев