Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Чурибураштан Нургалиевлар гаиләсе республикада икенче урынны яулады

Чүрибураш мәктәбе физик культура укытучысы Руслан Нургалиев гаиләсе быел да авыл гаиләләре арасында үткәрелгән республика күләм җәйге спорт ярышларында лаеклы катнашты.

Бу гаилә 2016 елда да шундый ук ярышларның кышкы төрләрендә дә катнашып, барлык катнашучы командалар арасында өченче урын яулаган иде.

Быелгы җәйге спорт төрләре буенча республика финал ярышларына Руслан үзе, бик сөйкемле тормыш иптәше, шулай ук шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбият укытучысы Ләйсән һәм 11 яшьлек уллары Раян белән 18 майда чыгып китте. Ярышлар Мамадышта үтте һәм алар 20 майда төгәлләнде. Нургалиевлар гаиләсе быел да бик уңышлы чыгыш ясап, республикада икенче урынга лаек булды.

-Безнең гаилә спорт белән бик дус яши,-ди Руслан. –Мамадышта үткән Татарстан беренчелеге ярышлары спорт программасына шашка, өстәл теннисы, дартс һәм гаилә эстафетасы кертелгән иде. Бик әзерләнеп барган идек. Шуңа да көндәшләрдән әлләни курыкмадык. Тагын да шундый республикакүләм ярышларда катнаша калсак, беренче урын яуларга исәп!..

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев