Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Әҗемнән Ситдиковлар гаиләсе “Растим помогая“ бәйгесе җиңүчесе

Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан яшь гаиләләр арасында “Растим помогая“ бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә Әҗем авылыннан Радик һәм Гүзәл Ситдиковлар гаиләсе дә катнашты һәм җиңеп чыкты.

–Аграр яшьләр берләшмәсе Президент грантлары фондында катнашып, проект отты. “Растим помогая“ проекты кысаларында яшь гаиләләр бәйгедә катнашты. Республика буенча 50дән артык гаилә катнашты һәм 10нан артык гаилә җиңеп чыкты. Җиңүчеләр арасыннан Апас районыннан Ситдиковлар гаиләсе дә бар. Аларга үсемлекләр үстерә торган җайланма тапшырабыз. Җайланмада яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерергә мөмкин. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен кыш көне яшел тәмләткечләр, җиләкләр үстерү өчен кирәкле әйбер дип уйлыйбыз, – диде Аграр яшьләр оешмасының башкарма директоры Ралиф Гаптелхәев. 
Гаиләнең авыл җирлегендә яшәве, парларның язылышкан булуы һәм яшьләренең 35тән узмавы мөһим иде. Ситдиковлар гаиләләрен, эшчәнлекләрен, тормыш-көнкүрешләрен чагылдырды һәм бәйгегә юллады. 
Бәйге аларга уңыш алып килде. Ситдиковлар иң-иңнәр рәтендә! 
–Бәйгедә катнашырга тәкъдим ясагач, бик теләп риза булдык. Бүләк өчен дә бик шатбыз. Безгә район хакимияте, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре ярдәм итте. Аларга зур рәхмәт, – диделәр Радик һәм Гүзәл. 
Бүләкне тапшыру тантанасында Аграр яшьләр оешмасының башкарма директоры Ралиф Гаптелхәев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев катнашты һәм яшь гаиләне тәбрик итте. 
–Яшьләр өчен бәйгеләр еш уза. Алар турында районның рәсми сайтында һәм район газетасында да игълан ителә. Бәйгеләрдә яшьләр, яшь гаиләләр күбрәк катнашсын иде, – ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге баш белгече Ләйлә Сираҗева. 
Ләйлә Шиһабиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев