Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

"Гөлчәчәк" балалары уеннар аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр

Каратунның "Гөлчәчәк" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә, балалар иминлегенә багышланган чаралар еш үтә.

25 нче ноябрь - Аналар көне уңаеннан, бу юлы бәйрәм әниләр катнашында ярыш формасында узды. Балалары белән берлектә, алар өч төркемгә бүленеп көч сынашты. Төрле сораулар, биремнәр, уеннар аша юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре буенча белемнәр тикшерелде. Юл-транспорт ситуацияләрендә логик фикерләү, дөрес карарлар кабул итү сәләтләре ачыкланды. Берничә атна элек шулай ук әлеге темага карата рәсемнәр бәйгесе дә игълан ителгән иде. Бу конкурста балалар бик теләп катнашты. Ахырдан жюри әгъзалары үз фикерләрен җиткереп, барысына да нәтиҗәләр чыгарды, җиңүчеләрне ачыклады. Барлык катнашучыларга бәйрәм истәлеге итеп бүләкләр тапшырылды. Тәрбияви, мөһим чара эчтәлекле һәм оешкан төстә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев