Апастагы төзелеш оешмасында гади бер слесарь булып эшләүче, Әҗемдә туып-үскән Айдар Илалов ның улы Алмаз “Алтын алка“ Боз Сарае бозына 2011-2012 елларда туган балаларның “Титан“ хоккей командасы капкачысы сыйфатында икенче ел чыга инде.
-Бик өметле бала, матчларда алка керттермәс өчен җан талаша, күнегүләрне бер дә калдырганы юк,-ди аның тренеры Дамир Низаметдинов. –Гомумән, 6-7 яшьлек, тулаем диярлек район үзәге балаларыннан тупланган бу хоккей командасында утызга якын малай шөгыльләнә. Бер атна элек Алмазның әти-әнисе минем янга килеп, улларының командашлары өчен Яңа ел сюрпризы-Татарстанкүләм балалар хоккей ярышлары үткәрергә теләкләре булуын әйтте. Шул хакта балаларга белдергәч, шатланганнарын күрсәгез иде...
Яңа ел турнирына яш апаслыларга көндәш итеп, Түбән Кама ягындагы Кама Аланы шәһәр командасы сайлап алынды. Тренерлары Александр Нестеров чакыруга бик теләп ризалашты. Узган шимбә-22 декабрьдә
Иганәче Айдар Илаловның мәрхүм әтисе Хаҗи, Әҗемдә яшәүче әнисе Назилә менә шундый киң күңелле ул-кызлар үстергәннәр, хоккейчы балалар бик зур рәхмәтле Айдар абыйларына.
-Бу хоккей сезонында тагын бер иганәче, Апас “Ашыгыч ярдәм“ станциясе җитәкчесе Марат Хәйдәров та балалар өчен шундый матур турнир үткәргән иде. Андыйлар сафының артуына без дә, балалар да бик сөенәбез,-ди Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов. –Спортчылар, хоккей командалары уенчыларын, әти-әниләр комитетын Яңа ел белән ихластан котлыйбыз. Яңа очрашуларга кадәр, дуслар!
Район төзелеш оешмалары җитәкчеләре Ринат Миначев, Дамир Сәлахов та ел саен төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнүче яшь апаслылар өчен шундый спорт бәйрәмнәрен еш үткәрә. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, “Ак Барс“ банк район бүлеге идарәчесе Илдар Нигъмәтҗанов, агрофирма директоры Марат Хәсәнов, “Агроактив“ хуҗалыгы җитәкчелеге, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Дәүләки мәктәбе директоры Марат Ногманов, Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов, Апас мәктәбе укытучысы Рәмис Гыйззәтов, эшмәкәрләр Марат Вәлиуллин, Радик Гәрәев, Фәнис Галәветдинов, Айрат Сафин, Айдар Мөхәммәтшин һәм тагын бик күпләр район балалар спорты үсешенә үзләреннән өлеш кертәләр. Район спорт һәм яшьләр эше комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин барлык иганәчеләргә командалар, балалар, аларның әти-әниләре исеменнән зур рәхмәтен җиткерә.
Ришат Җамалиев.
Нет комментариев