Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Каратунда ялган чакыру

20 март көнне, төштән соң, районның янгын сүндерү бүлегенә бер бала Каратунда йорт януы турында хәбәр итә

Янгын сүндерүчеләр вакыйга булган урынга ашыга. Ләкин баргач, хәбәр расланмый. Йортта ут та, төтен дә күренми. Бала уйнап шылтыраткан булып чыга. Әлеге ялган чакыру буенча тикшерү эшләре бара һәм ул баланың кем булуы ачыклана. Хәзер аның әти-әнисенә штраф яный. 
Янгын сүндерү машиналары ялган чакыру буенча йөргән чакта, районның кайсыдыр бер почмагында кемдер чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Мондый эштә һәр минут, һәр секунд санаулы. Шуңа күрә дә янгын сүндерүчеләр белән шаярмасагыз, балаларга да шуны аңлатсагыз иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев