Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Картлар йортларында яшәүче апаслылар янында булып, күчтәнәчләр тапшырылды

Буа, Тәтеш, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында 22 райондашыбыз яши

Алар янына күчтәнәчләр алып, хәл белергә, тормыш-көнкүрешләре белән танышырга бару традициягә керде. Бу юлы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге делегация Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан күчтәнәчләр илтеп, туган якның җылы сәламен, җитәкчелекнең изге теләкләрен ирештереп кайтты. 
Өлкәннәр сагынып каршы алды, елый-елый рәхмәтләрен әйтеп озатып калды. Район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Шулай ук Урта Биябашы авылында яшәүче, мөмкинлеге чикләнгән райондашыбыз Дамир Шәмсиев үз умарталыгында җитештергән балны күчтәнәч итеп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев