Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Химиотерапия курсларын Апаска килеп тә үтеп була

Апас үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә бер атна элек яман шеш авыруларын дәвалау өчен химиотерапия курслары үтү кабинеты эшли башлады.

Табиблар язып биргән рецепт һәм дәвалау курсы буенча бүген бу кабинетта Татарстанның Идел аръягы районнарыннан пациентларны кабул итү, дәвалау өчен барлык дарулар кирәкле махсус жиһазлар да бар. 11 апрельдә Апаска республика онкология клиника-диспансерыннан махсус чакырылган җитәкче-белгечләр 7 район табиб-онкологлары өчен үткәрелгән “Түгәрәк өстәл“ дә аны тагын да камилләштерү, телемедицина мөмкинлекләрен дә куллану хакында укулар үткәрделәр. 
Районның баш табибы Алмаз Алиуллин соңгы ике елда үзәк хастаханә һәм поликлиникада табиблар һәм авырулар өчен шартлар һәм мөмкинлекләрнең сизелерлек яхшыруын хәбәр итә. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев