Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Колгынадан Фаилне хәзер бөтен Европа белә

Дәвеш мәктәбен тәмамлап, Казан авиатехник көллиятендә укуын дәвам итүче Фаил Нуруллин Колгына авылын бар дөньяга яңгыратты.

Әнисе, Дәвеш мәктәбе укытучысы Лилия, әтисе-Татарстанның атказанган төзүчесе Җәмил Нуруллиннарның олы уллары быел Казанда үткән милли “Уорлдскиллз-2019“ Россия һәм Европа чемпионатында бик тә уңышлы чыгыш ясап, финалга чыкты!

-Улыбыз кечкенәдән техника белән бик дус-диләр уллары Фаилның бөтен илгә танылуы белән горурланып Нуруллиннар гаиләсе. -Энесе Ирек, сеңелесе Мәликә өчен дә зур шатлык бу.

Чемпионның дәү әтисе, күп еллар дәвамында СМУ оешмасының иң оста ташчысы булып танылган Камил ага Нуруллин да нәсел дәвамчысы булган һөнәр иясе оныгы Фаилның бу чираттагы уңышы һәм җиңүе белән бик хаклы горурлана.

Апасыбызны шулай еракларга танытучы яшь һөнәр ияләребез күбрәк булсын, дип телик.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев