Министр урынбасары апаслыларны кабул итте
МӨҺИМ ТЕМА

Министр урынбасары апаслыларны кабул итте

Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген район хакимиятенең кече утырышлар залында махсус күчмә киңәшмә үткәрде, җирле юристлар, белгечләрнең күпсанлы сорауларына аңлатма бирде.

Киңәшмә тәмамлангач, ул алдан язылучылар һәм очрашуга махсус килүчеләрне кабул итүләр үткәрде. Аның янына үзе килә алмаучыларның язмача мөрәҗәтьләре дә каралды.


Нет комментариев