Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Өлкәннәр Апаска җиңү алып кайттылар

Казанда пенсионерларның сигезенче Республика Спартакиадасы узды.

 Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге идарәсенең актив тырышлыгы белән оештырылган әлеге спорт бәйрәме Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде. Ярышларда Республиканың барлык районнарыннан, шәһәрләреннән 600гә якын пенсионер – өченче буын вәкилләре катнашты һәм спортның берничә төрендә көч сынашты. 
Спартакиаданы оештыру комитеты һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы ачудан соң, ярышлар җыелма команда вәкилләренең (4 ир кеше, 4 хатын-кыз) спортта катнаш эстафета уеннары белән башланды. Люция Зыятдинова җитәкләгән бу төркемдә өлкәннәребез зур оешканлык һәм осталык күрсәттеләр. 
Аннан соң ярышлар спортның төрле төреннән шәхси беренчелек өчен дәвам итте. 
Авыл районнары арасында хатын-кызлар арасында йөзүдән беренчелекне Венера Мөхәммәдова (өченче мәртәбә!), ирләрдән Альберт Зиннәтуллин икенче урынны (өченче ел рәттән!) яуладылар. Алар алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр. Йөзү буенча эстафетага Рифкать Абзалов һәм Фәридә Еремеева кушылдылар. Бу команда беренче урынга чыгып, һәрберсе алтын медальгә лаек булдылар. 
Дартс уеннарында Фәрит Дәүләтшин һәм Гөлсибә Бактикова, төз ату буенча Илдар Усманов һәм Гүзәл Гайнетдинова быел да уңышлы чыгыш ясадылар. 
Өстәл теннисында Фәридә Павлова белән Равил Гыйззәтов көндәшләрен бик күпкә артта калдырырга ирештеләр. 
Алдагы еллар белән чагыштырганда, йөгерү буенча көрәш бик катлаулы булды. Катнашучылар өчен дистанция 1 чакрым озынлыкта иде. Спартакиадада беренче генә катнашулары булса да, Рания Нәбиуллина һәм Фирдүс Нургалиев бу араны җиңел үтә алдылар. 
Спартакиада ярышларында барлык катнашучыларның зур тырышлыгы, тәҗрибәләре, осталыклары районның җыелма командасына җиңү китерде. Алдагы елларда беренче унлыкта булу белән канәгатьләнсәк, быел бездә җиңү теләге көчле булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча республика районнары арасында өченче урынны алдык. Апаска махсус кубок, Диплом һәм Сертификат алып кайттык. 
Өстәл теннисы уеннарында инде өченче ел катнашып, матур күрсәткечләр белән көндәшләрен күп артта калдырып ярышучы Фәридә Павлова хатын-кызлардан Спартакиаданың иң өлкән катнашучысы иде һәм махсус бүләккә ия булды. 
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә хәзерлек старт алган көннәрдә ирешелгән уңышларны камилләштереп, яңа үрләр өчен көрәш юлларын эзләү вакыты җитте. 
Фәрит Кәлимуллин, 
Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев