Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Олы Бакырчы җирлегендә Каз өмәсе узды

Районда Каз өмәләре гөрли. Ул быел 4 зонада уза.

Чираттагысы – Олы Бакырчы авыл җирлегендә оешты. Ул Олы Бакырчы, Урта Балтай, Чирмешән, Тутай, Кызыл Тау, Коштавылы, Дәвеш җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылды. Шулай ук җирлек башлыклары да чарада катнашты. 
Иң элек әлеге җирлекләрдә иң күп каз асраучы хуҗалыклар ачыкланды. Олы Бакырчыда күп каз асраучы булып Филгать һәм Рәсимә Ибраһимовлар танылдылар. Каз өмәсе дә авыл уңганнарының әлеге хуҗалыкка ярдәмгә килүе белән башланып китте. Уен-көлке, җыр-моңнар авыл урамнарына таралды. Аннан яшь киленнәр каурый сибә-сибә Домбылат чишмәсенә каз юарга төште. Чишмә буенда төрле күмәк, милли уеннар яңарды. Өлкәннәр яшьлекләрен искә алды, яшь буынга исә гореф-гадәтләр мирас итеп тапшырылды. 
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Каз өмәсе бәйрәменең икенче өлеше узды. Чарага килгән һәркем каз боткасыннан, тәм-томнардан авыз итте. 
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм чыгыш ясады. 


Бу хакта туларык – “Йолдыз“ битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев