Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Хәтер көне узды

“Хәтер шәме” акциясендә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Апас районында Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне узды. 1941 елның 22 июнь таңы алып килгән хәсрәт-фаҗига, 1418 көн дәвам иткән сугыш кайтавазы кабат йөрәкләрдә яңарды. 

Кичен теләгән һәркем Батырлар мемориал комплексы янында "Хәтер шәме" акциясендә катнашты. Биредә Апас урта мәктәбе, эчке эшләр бүлеге, “Ак Барс” банк, коллективлары, тәртип саклау отрядлары һәм актив райондашлар катнашты. Апас мәдәният йорты коллективы эчтәлекле чара әзерләгән иде. 


- Апас районыннан сугышка 11 меңнән артык кеше китеп, 7 меңнән артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Күп яшь гаиләләр таркалды, балалар әтисез, хатыннар тол калды, ак өметләр өзелде, хыяллар тормышка ашмады. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлекләрне онытырга хакыбыз юк. Хәтер – мәңгелек, берни дә, бер нәрсә дә онытылырга тиеш түгел, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров. 

Акциягә кушылучыларның кулларында янган шәмнәр иде. Мәңгелек ут янына шәмнәр, чәчәкләр, веноклар куелды. Йөрәкләрдә бер генә теләк: сугышлар кабатланмасын, күкләребез аяз булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен! 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев