Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда үткән халык җыеннарда мөһим мәсьәләләр карала

Бу көннәрдә район авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар үтә.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе патронажында узучы халык җыеннарының чираттагысы бүген, 13 ноябрь көнне, Шәмбалыкчы һәм Биеш авыл җирлекләрендә үтте. Җыеннарда район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Биредә райондашларыбыз үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, эшләнгән һәм эшләнәчәк эшләр үзара уртага салып сөйләшенде. Район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин районда башкарылган эшләр, соңгы үзгәрешләр яңалыклар белән таныштырды. Авыл җирлекләре башлыклары 2018 елда үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарылачак эшләр, авыл халкының көнкүреше хакында чыгыш ясадылар. Халык райондагы яңалыклар, ирешелгән уңышлар, мөмкинлекләр турында мәгълүмат алып, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев