Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районга 50 данә кул металл эзләгече кайтарылды

Аларны 18 мартта үткән Президент сайлауларында эштә сынап карадылар. Барлык металл эзләгечләр дә бу сынау тестын уңышлы узды.

 

-Татарстан Президенты фәрманы нигезендә кеше күп була торган җәмәгать урыннары-мәктәпләр, мәдәният йортлары, клублар, спорт корылмаларының куркынычсызлык паспортлары булырга тиеш. Бу террорлык очракларын кисәтү максатында эшләнә. Бина-корылмаларның шулай ук сак хезмәте, иминлек, янгын куркынычсызлыгы һәм башка шарт-таләпләренә җавап бирүе дә исәпкә алына. Бүген райондагы 42 бина-корылманың шундый куркынычсызлык паспортлары булдырылды һәм махсус хезмәтләр тарафыннан расланды. Тиздән бу кул металл эзләгечләрне шул объектларга тапшырачакбыз,-ди бу эш өчен җаваплы район башкарма комитеты вәкиле Илдар Усманов. 
Бу приборлар Россиядә ясалган һәм аның бер-берсе 5000 сум тирәсе тора. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев