Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбе укытучысы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ бәйгесе җиңүчесе

Бу көннәрдә Казан шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ Гомумрәсәй бәйгесенең финал этабы үтте.

 Бәйгедә зона турларында җиңеп чыккан республикабызның 15 районыннан 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Рәсәйнең 13 төбәгеннән шулай ук 20 мөгаллим үзләренең педагогик осталыкларын күрсәтүдә көч сынашты. Безнең зонаның һәм районыбызның данын яклау бәхете Ш. Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Шәфигуллинага насыйп булды. Тәҗрибәле мөгаллим Гомумроссия бәйгесенең финал сынауларында ике турны да уңышлы үтеп, “Иң талантлы мөгаллим“ номинациясендә җиңү яулады. Хөрмәтле җиңүче мөгаллимебезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев