Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Сәламәтлек мәктәбе“ндә чираттагы дәрес узды

Апас хастаханәсе каршында оешкан “Сәламәтлек мәктәбе“ндә үткән чираттагы дәрес гипертония авыруының катлаулану очракларына һәм аның нәтиҗәсендә килеп чыккан башка җитди авыруларга багышланды.

Гомумпрактика табибы Алик Хураськин гипертония авыруы нәтиҗәсендә кеше организмының күпчелек кайсы әгъзаларына зарар килүе хакында сөйләп, кискен рәвештә кан басымы күтәрелгән очракта беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре белән таныштырды, дөрес итеп кан басымын үлчәргә өйрәтте. Шулай ук табиб кеше организмына куркыныч булган шикәр һәм калкансыман биз авыруларына да тукталды. Авыруларны булдырмас өчен яшәү, туклану рәвешен контрольдә тоту кирәклеген ассызыклап үтеп, киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев