Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Татарстан вице-премьеры ярдәмчесе балалар лагерьлары эшчәнлеге белән танышты

Апаска эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Эльвира Биканова килде.

Ул Апас, Табар-Черкене, Каратун, Морзалар, Дәүләки, Дәвеш мәктәп яны лагерьларында һәм “Зөя“ ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә булып, биредәге шартлар, спорт, уен мәйданчыклары, ашханә эше, азык-төлекнең сакланышы белән танышты. Шулай ук ял итүче балалар белән дә аралашып, аларның фикерләрен тыңлады. Һәр мәктәп яны лагерында хөрмәтле кунакны ачык йөз белән каршы алдылар. Балалар үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. 
- Апас үзенең чисталыгы, гүзәллеге белән игътибарны нык җәлеп итте. Биредә гаҗәеп ачык йөзле, кунакчыл кешеләр яши икән. Һәр җирдә кочак җәеп каршы алдылар. Балаларның җәйге ялы да тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Лагерьларда тәртип, чисталык хакимлек итә, - дип белдерде ул. 
Вице-премьер ярдәмчесен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина каршы алып, озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев