Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Яхшы сыйфатлы эшләүчегә-премия

Йомралы, Идрәз басуларында быел күпьеллык үлән басуларында беренче кат чабылган, тиешенчә киптерелгән терлек азыгы сыйфаты югары. Бүгенгә инде 1000 тоннадан артык печән әзерләнде, базларга сенаж салу темпы да югары.

Бүгенгә инде 1000 тоннадан артык печән әзерләнде, базларга сенаж салу темпы да югары. 
-Чыгышы да яхшы, бер гектарда кимендә 100 данә, 400-600 килограммлы печән төргәкли алдык. Аны ферма яны эскертләренә ташу өчен чыгымнарны да аз тоттык, махсус көйләнгән тагылмага 15 төргәк сыя, - ди бүлекчә идарәчесе Рәис Салихов. 
Танай-Турай авылының уңган-булган тракторчысы Илшат Гатауллин, бүлекчә игенчеләре, киң профильле механизаторлар Илфат Сәмигуллин, Азат Зиннәтуллин, авыл бригадиры Дауд Хәмидуллин быелгы печән өстендә бүлекчә буенча иң зур күләмдә эш башкардылар. 
Район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирма җитәкчелеге карары белән быел язгы кыр эшләрендә иң зур эш күләме башкарган механизаторларны махсус комиссия кырга килеп бүләкләү оештырылган иде. Азат Зиннәтуллин аны районда иң беренчеләрдән булып алды. 
-Шулай эшебезне күрә, бәяли белүчеләргә рәхмәт, мондый игътибар һәм хөрмәткә лаек булу өчен исә, тырышып эшләргә кирәк, - ди “Чәчү-2019“ район премиясе иясе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев