Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Йолдыз” 55нче тапкыр эстафета уздырды

“Йолдыз” газетасы кубогы һәм призларына җиңел атлетика буенча традицион эстафета узды. Ул быел да Апасның Яр буенда үтте. Спорт яратучы яшьләр матур табигать кочагына җыелды

Ул Бөек Җиңүнең 74 еллыгына һәм “Йолдыз” газетасының 87 еллыгына багышланган һәм Матбугат көне уңаеннан оештырылган иде. Биредә урта гомумбелем бирү мәктәпләре һәм төп гомумбелем бирү мәктәпләре командалары катнашты. 
Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе вәкилләре катнашты. Алар ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр. Шулай ук ярышның имин һәм оешкан төстә узуы өчен район үзәк хастаханәсе, район мәдәният йорты, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләренең өлеше керде. Апас мәктәбе коллективы тәмле коймаклар, кайнар чәй белән сыйлады. 
Эстафетаның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов бу чараны оештыруда 26 ел катнаша. Ул быел да командаларны каршы алып, үзенең киңәшләрен бирде. 
Урта мәктәпләр арасында 1 урында – Каратун, 2 урында – Табар Черкене, 3 урында- Апас мәктәбе командалары. 
Тугызеллык мәктәпләр арасында беренчелек Борнаш мәктәбе кулында. 2 урында – Биеш, 3 урында – Чирмешән мәктәпләре. 
Җиңүчеләргә “Йолдыз”ның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева күбок, грамота һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләрнең иганәче – Ринат Миначев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X