Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Йомралы авыл җирлегендә чираттагы тикшерүләр узды

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендә авыл җирлекләрендә план нигезендә тикшерүләр бара.

Йомралы авыл җирлегендә тикшерү эшләре  локаль актларның, мөлкәткә, үзара салым акчаларының бүленешенә кагылышлы документларның дөрес алып барылышы белән танышудан башланды. Шулай ук җирлектә эшләп килүче кибеттә халыкка кирәкле товарларның әйләнеше, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасында булып укыту-тәрбия өлкәсе, балаларны ашату буенча да җентекләп тикшерелде. Йомралы авылында үзара салым акчасына салынган юлның сыйфаты, уңайлылыгы урынга барып тикшерелде.

– Әлеге тикшерү район буенча барлык авыл җирлекләрендә дә булачак. Соңыннан һәрбер җирлеккә анализ ясыйбыз. Хаталары булганнарга төзәтергә вакыт биреләчәк, үрнәк җирлекләр дә аерым билгеләп үтеләчәк, - диде район башлыгы урынбасары.

Гүзәл Хилавиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев