Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Йомралы берләшмәсе комбайнчыларына кабат премия тапшырылды

Район “Урак-2018 штабы вәкилләре бу җаваплы көннәрдә даими халык арасында. Кичә алар  берничә алдынгы комбайн экипажларына басуга килеп, бишәр мең сумлык кыр премияләре тапшырды.

Соңгы рейд-тикшерү вакытында “Свияга” агрофирмасының Йомралы берләшмәсе комбайнчылары Рамазан Гашыйгуллин белән Фәнис Мөбәрәкшин, Илгиз Зиннуров лаек булды бу хөрмәткә. Алар быелгы уракта үз комбайннары белән 1000-2000 шәр тонна ашлык суктырып алды инде. Районда бу премияне икешәр тапкыр алучылар да да бар. Агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин комбайнчылар янында булганда быелгы урак хезмәт нәтиҗәләре буенча район һәм Татарстан премияләренә лаек булу тәртибен тәфсилләп аңлаталар.

Әлмәндәр бүлекчәсе пешекчесе Ландыш Фәезова, шофер Рушан Зиннәтуллин һәм башкалар да уракның тагын бер-ике көннән тулысынча тәмамлануы өчен зур көч куялар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев