Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында барган хәрәкәтләр һәркайсыбызның йөрәгендә ватанпәрвәрлек хисләрен тагын да көчәйтте, җәмгыятебезне берләштерде. Яшь буында туган илгә мәхәббәт, үз җиреңнең геройлары белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан Апас районы Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Безнең заман геройлары” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.
Кичәнең кунагы – кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операция катнашучысы, авылдашыбыз Чернов Геннадий Степан улы булды. Ул махсус операциянең беренче көннәреннән үк мобилизацияләнеп хезмәт итә. “Отец” позывнойлы батыр егетебез укучыларга хезмәттәшләре, фронттагы дуслык, авыр мизгелләрдә бер-берсенә ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләде.
Геннадий Степан улы – мәктәбебезнең беренче сыйныф укучысы Вероника Чернованың әтисе дә. Шуңа күрә очрашу аеруча җылы, ихлас мохиттә узды. Укучылар кунакка бик күп сораулар бирделәр: солдатлар “ут сызыгы”нда кайда һәм ничек яши, ял вакытларын ничек үткәрә, мәктәп укучылары язган хатларны укыгач нинди хисләр кичерәләр – барысы да балаларны кызыксындырды. Геннадий Степан улы һәр сорауга җентекләп җавап бирде.
-Сез язган хатлар безне саклый, көч бирә. Аларны укыганда без Җиңү өчен тагын да ныграк тырышабыз, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Әңгәмә барышында кунак армия хезмәтенең әһәмияте, Ватанга мәхәббәт һәм хәрби бурычны намус белән үтәү турында да сөйләде. Геннадий Чернов моңа кадәр армия сафларында Чечнядагы бәрелешләрдә катнашкан, анда алган тәҗрибәсе бүгенге хезмәтендә дә зур ярдәм итә икән.
-Мондый очрашулар яшь буында җаваплылык, бердәмлек хисе тәрбияләү өчен бик кирәк. Без бергә булганда гына көчле, - дип билгеләп үтте ул.
Чара ахырында мәктәп директоры барлык укытучылар һәм укучылар исеменнән Геннадий Степан улына рәхмәт хаты һәм балалар куллары белән ясалган истәлекле бүләк тапшырды. Укучылар исә солдатка ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк Җиңү белән, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.
Зөлфия Вәлиуллина,
Азбаба мәктәбе укытучысы.
Нет комментариев