Биеш мәктәбе укытучысы “Педагог-остаз” номинациясе буенча җиңү яулады
Район тормышы

Биеш мәктәбе укытучысы “Педагог-остаз” номинациясе буенча җиңү яулады

Казанда “Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы – 2026” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

(24 март, “Апастово-информ”).


18–20 март көннәрендә Казанда “Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы – 2026” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.


Бәйге туган тел һәм әдәбият укытучыларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату һәм укыту осталыгын үстерү максатыннан оештырылды. Чара кысаларында катнашучылар үзләренең белем бирү өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итте, инновацион алымнар белән уртаклашты.
Конкурс заманча мәгарифнең мөһим юнәлешләрен - укытучының өзлексез һөнәри һәм шәхси үсешен, алдынгы педагогик практикаларны популярлаштыруны һәм яңа идеяләрне гамәлгә кертүне чагылдырды.


Йомгаклау этабында Апас районын Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Эльмира Гибасева тәкъдим итте һәм нәтиҗәдә «Педагог-остаз» номинациясендә җиңү яулады.


Әлеге бәйгеләр укытучыларның һөнәри үсешенә этәргеч бирә, педагогик тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.


Нет комментариев