Резеда ханым яшьтән үк тырышлыгы, уңганлыгы, эшчәнлеге белән аерылып торган.
-Төп Багыш кызы мин, күп балалы гаиләдә туып-үстем. Алты абыем, бер сеңелем бар. Әтиебез иртәрәк китеп барса да, без ятимлекне, авырлыкны сизмәдек. Чөнки абыйларым әти назы өләшеп, әтиләрчә кайгыртып тордылар. Әнием дә бик тырыш булды. Юклык заманы булса да, тормыштан зарланып утырмады, йонны да үзе эрләде, бәйләде дә, үзе тегә дә иде. Әлеге шөгыльләргә безне дә өйрәтте, - дип искә ала Резеда ханым.
Резеда апа тормыш иптәше Иршат абый белән гаилә коргач башта Казанда яшиләр. Әмма әниләре авырып киткәч, кире туган авылларына әйләнеп кайтып, шунда төпләнеп калалар. Ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Төп йортта хуҗа булып, якыннарын каршы алып, кунак итеп, күчтәнәчләре белән озатып, тормышның кадерен һәм ямен белеп гомер итәләр.
-Балаларны үстергәндә тормыш төрле яклап сынады. Сабырлыкка да, чыдамлыкка да өйрәтте. Авылга кайткан елны ук терлекләр булдырдык. Бозаулар, сыерлар асрап көн күрдек. Нинди авыр еллар булса да, бирешмәдек, эшне сөйгәнгә ашлы да булдык. Кызларым да тырыш, төп ярдәмчеләрем булдылар. Кул көче белән сыерлар саудык, таң атуга көтүгә чыгып, көтү дә көттек, - дип сөйли Резеда ханым.
Терлекләр асрап, яшелчәләр үстереп, тормышлары күптән җайга салынган. Авылда яшибез дип бер дә кыенсынмый ул. Эшкә батыр, алтын куллы Иршат абый белән гөрләшеп, хезмәттән тәм табып яши. Бүгенге көндә хуҗалыкларында җиде сыерлары бар.
-Терлек асрау кул көче, кул хезмәте сорый. Әмма авылдашларыбыз, дусларыбыз күп булгач эшнең авырлыгы сизелми дә. Кышын юлны ачып, карларны түгешеп, терлек азыгын тракторлары белән китерешеп, һәрчак ярдәм итәргә әзер алар. Былтыр әле үзебез дә бик заманча, яңа трактор сатып алдык. Чаба да, җыя да, чүшилегә дә үзе күтәрә. Бик уңайлы. Терлек азыгы өчен җирләребез дә күп. Игеннәрне, печәннәрне сатып алырга да туры килә, - ди уңган ханым.
Сөт бәясе төшү генә азрак борчый үзләрен. Әмма алар әлеге эштән баш тартырга теләмиләр. Чөнки сөттән ни генә ясамый Резеда апа. Каймагын да аерта, катыгын да оета. Корт кайнату, май ачлау, эремчек ясау дисеңме - барысын да үзе эшли.
-Йөз литр сөтне хөкүмәткә тапшырсак, калган 20 литрыннан көн саен ни булса да ясарга тырышам. Үземнең сыйпаратым да бар. Үзебезнең кул көчебезне, хезмәтебезне санамасак, файдасы барыбер бар дибез. Аннары сыер бозаулый бит инде ул. Димәк, бозавы була. Сатып ала башласаң, анысы да юнь түгел. Эшебезнең нәтиҗәсен күрү дә - зур сөенеч. Сугыш вакытында да сыерлы кеше ач калмаган, дип ишетеп үстек. Хәзер дә шул фикер белән яшибез, - ди ул үзе.
Резеда апаның җиңнәре һәрчак сызганулы, куллары алтын. Ул тормыш иптәше белән бергәләп үрдәкләр дә, 100ләп казлар да асрый, тавык-чебешләр дә үстерә. Аш-суга да оста ул. Ягылган мичтә әзерләнгән кабартма-юкалары, төрледән-төрле пироглары - телне йотарлык була.
-Балаларыма, туганнарыма-дусларыма күчтәнәчкә дә алып барам, ашларга да үзем пешерәм. Беркемгә ялынасы, заказ бирәсе дә юк. Мичтә пешкән кабартманың исләре дә ни тора, бөтен җиргә тәмле мич исе, кабартма исе тарала. Ризыкларның тәме дә искиткеч була. Ел саен өмәләр оештырып, казлар йолкыйбыз. Аннан соң, мичтә пешкән тәмле ризыклар белән бергәләп сыйлану - үзе бер бәйрәм. Эш кешене яшәтә, гомерне озынайта, дип сөйлиләр иде әбиләрем. Мин дә моның белән килешәм. Авылда яшибез дип бер дә кыенсынмыйм, киресенчә, тормышым шөкер итәрлек, дип шатланам гына. Авыл безне яшәтә, табыныбызны мул итә, - ди Резеда апа.
Резеда ападан тәмле сыр рецепты
Өч литр сөтне алюминий кәчтрүлгә кайнатырга куябыз. Ул кайнап чыккач, бер лимонның согын сыгып салабыз да, сөт эреп төшә. Сөтне сүндереп, сырлы массаны дуршлагка салабыз. Аның суы агып киткәнен көтәбез дә әзрәк, икенче ягына әйләндереп куябыз. Тустаган белән күчерәбез дә, тагын 30 минут тора. Икенче ягын тагын 30 минутка куябыз. Соңыннан гына сырны бер чәй кашыгы тозда, яшеллектә әйләндереп, әүмәкләп, тәгәрәтеп алабыз да, суыткычка куябыз. Бик тәмле килеп чыга.
«Сыерлы кеше - сыйлы кеше»
Шулай дияргә ярата Багыш авылыннан Резеда апа Гомәрова. Гомер буе сыер асрап, үз сыйпараты белән сөт ризыклары ясап, хезмәте авыр булса да, “эшебез бар - ашыбыз бар” дип сөенеп яши ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев