Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Түбән Барыш авылында Каз өмәсе
Түбән Барыш авылында Фәнис һәм Ләйсән Зариповлар хуҗалыгында Каз өмәсе узды. Хуҗалар, дус-туганнар, күрше-күлән, хезмәттәшләр бергә җыелып каз йолкыдылар.
-
Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр!
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Аналар көне буларак билгеләп үтелә. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле, әнидән дә олы зат юктыр. Хөрмәтле әниләребез! Сез дөньяда матур, сөйкемле, тыйнак, түземле кешеләр. Кыен чакларда да, шатлыгыбыз булса да, без иң элек сезне искә алабыз, хәлләребезне сезнең белән уртаклашабыз. Әни сүзен...
-
Апасның спорт мәктәбе тренеры Илгизәр Вәлиуллин бүләкләнде
Буада балигъ булмаган балаларның җәмәгать тәрбиячесе дигән республикакүләм бәйгенең зона этабы узды. Биредә балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе тренеры Илгизәр Вәлиуллин һәм районның балигъ булмаган балалар комиссиясе сәркатибе Гөлнара Маликова катнашты. Алар барлык этапларны да уңышлы уздылар, үзләренең тәрбия алымнары белән уртаклаштылар. Нәтиҗәдә, Илгизәр Вәлиуллин лауреат булып танылды, Гөлнара Маликова...
-
“Салават күпере” нәниләре әниләрен зурлады
Бүген "Салават күпере" балалар бакчасысының уртанчылар төркеменә йөрүче нәниләр әниләрен бәйрәм белән котладылар. Бу төркемдә мондый зур бәйрәм әле беренче генә үтә. Шуңа да әниләр бераз дулкынлану да кичерделәр. Ә нәниләр бер-бер арты үзләренең кадерлеләренә багышланган матур шигырьләр сөйләделәр, аларга багышлап җырлар, биюләр башкардылар. Хәтта татарча "Шалкан", рус телендә "Теремок"...
-
Якташыбыз Шәүкәт Галиевне искә алдык
Әгәр исән булса, язучы, шагыйрь Шәүкәт Галиевкә 89 яшь тулыр иде. Районда бөек якташыбыз хөрмәтенә һәйкәл куелган, Олы Бакырчыда музей эшли. Шагыйрьнең туган көнендә апаслылар аны зурлап искә алды. Район үзәк китапханәсе янындагы бюстка чәчәкләр куелды. Тантанада шагыйрьнең улы Җәмил, кызы Алсу, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, Шәүкәт Галиевне якыннан белгән райондашлар...
-
Апаста референдум бара
Районның барлык сайлау участокларында да иртәнге сәгать җидедә референдум башланды. Район үзәк китапханәсендә уранашкан Апас-Совет участогына райондашлар оешкан төстә килә. Бу участокта иң беренчеләрдән булып Исмәгыйль Нигъмәтуллин тавыш бирде. Чәй, коймак, шашлык белән сыйлау да оештырылган.
-
Бүген Апаста авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Биредә хуҗалыклар халыкка салам-печән, бөртекле культуралар, кишер, кәбестә, бәрәңге, ит, каз түшкәләре алып килде. Сатып алучылар бик канәгать булып үзләренә кирәк әйберне алып кайтып китте. Ярминкә барышы белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин танышты.
-
Рамил Гыйбадуллин 15 ел участок инспекторы булып эшли
Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рамил Гыйбадуллин хокук сакчысы хезмәтенә 15 ел элек килә. Һөнәри белем алып кайтуга, туган авылы Аюкөйдергән, Чирмешән, Бакырчы, Тәүгелде якларына участок инспекторы булып билгеләнә. Хезмәтенең беренче елларында ачкан зур җинать эше дә участок инспекторының күңеленә нык сеңеп калган. -Чирмешән якларында колхоздан атлар югала башлады. Хезмәттәшләрем...
-
15 ноября – Всероссийский день призывника
Отважные, смелые ребята нашего района с честью выполняют свой долг перед Родиной, служат ей верой и правдой. От отцов-командиров о наших ребятах приходят лишь положительные отзывы. Уважаемые защитники Отечества, будущие солдаты! Служите честно и достойно, не бойтесь трудностей! Рашид Загидуллин, глава Апастовского района.
-
Апаста “Дети России” акциясе башланып китте
13-22 ноябрьдә Апас хокук сакчылары "Дети России" акциясенең икенче этабында катнаша. Бу ункөнлек дәвамында полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә укучылар, аграр көллият студентлары белән очраша. Төрле темаларга сөйләшүләр үткәреләчәк. Наркоманлык, мошенниклык, башка яман гадәтләр, Законнар, иминлек һәм гомумән, тормыш куркынычсызлыгы турында балалар һәм яшүсмерләр белән ачыктан-ачык әңгәмәләр, аңлату чаралары алып барылачак.
-
Халык җыеннары ахырына якынлаша
Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев җитәкчелегендә район дәүләт идарә органнары, оешма-учреждение, махсус хезмәтләрнең җитәкче-белгечләре катнашында бүген Дәүләки, Шәмбалыкчы һәм Болынбалыкчы авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Иртәгә халык белән бик кирәкле һәм мөһим мондый очрашулар Әлмәндәр, Болгаер, Чүрибураш һәм Зур Күккүз якларында уздырылачак дип көтелә. Район Советы, район башкарма комитетының урыннарга...
-
"Чиста Яр" акциясенә йомгак ясалды
Чираттагы шимбә киңәшмәсендә Республикакүләм "Чиста Яр буе" акциясендә җиңү яулаган райондашлар тәбрикләнде. Каратун авыл җирлеге, иң өлкән катнашучы Шәфигуллин Шәһит, иң кечкенә катнашучы Зиннәтова Камилә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
-
10 ноябрь – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Халык тынычлыгы, иминлеге сагында тору, кешеләрнең тормышын җинаятьчеләрдән яклау - болар җиңел бурычлар түгел. Бурыч һәм намус дигән төшенчәләргә тугры калып, закон кушканча эшләсәгез һәм яшәсәгез иде. Хөрмәтле эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, милициядә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга саулык-сәламәтлек,...
-
Бүген район башлыгы Рәшид Нәҗибовичның олы юбилее
Хөрмәтле Рәшид Нәҗибович! Массакүләм мәгълүмат чаралары эшендә сез төп ярдәмче, киңәшче, юл күрсәтүче. Язылу кампаниясе чорында иң беренчеләрдән булып сез языласыз һәм үз аякларында йөри алмаучы райондашларыбызны "Йолдыз" белән сөендерәсез. Барысы өчен дә сезгә рәхмәтлебез! Ходай сезне сәламәтлектән, гаилә тигезлегеннән, балалар, оныклар игелегеннән аермасын. Киңәш сорап сезгә кагылабыз, Барыбызга ярдәм...
-
Апас районында “Ана капиталы”н тапшырдылар
Бәйрәм алды көннәрендә Апас ЗАГС бинасының тантаналар залында әниләргә "Ана капиталы" тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов катнашты. Апастан Эльвира Салаватова, Ябалактан Гөлия Гомәрова, Борнаштан Залия Загретдинова, Табар Черкеннән Надежда Никитина һәм башка авыллардан Руфия Мөлекова, Лилия Галиуллина, Адилә Галимова сертификатлар...