Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Район башлыгы төзелеш эшләре белән танышты
Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Менә инде кыш ае җитүгә карамастан, төбәгебездә планлаштырылган эшләр дәвам итә. Тигез урыннан биек диварлар калкып үсә. Объектларда барган төзелешләр белән район башлыгы да һәрдаим танышып тора. Ул эш барган кишәрлекләргә шәхсән үзе барып, булган алгарышларны карый, төзүчеләр белән...
-
Булачак солдатлар арасында иң көчлеләрне ачыкладылар
Россиядә Хәрби Комиссариатлар оешуның 100 еллыгы уңаеннан Апас мәктәбенең кече спорт залында 16 декабрьдә яшүсмерләр арасында "Ягез әле, егетләр!" зур спорт ярышлары уздырылды. Анда районның 14 мәктәбе егетләре командалары, 100 гә якын булачак солдат катнашты. Районның "ЮНАРМИЯ" хәрәкәтендә бик актив катнашучы Апас мәктәбе укучылары бу чараны тантаналы итеп ачтылар. Залга...
-
Апаста 2018 елга, планлаштырылган 2019-2020 еллар чорына Апас районының бюджеты бертавыштан кабул ителде
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыш чираттагы утырышы узды. Утырышта район башкарма комитеты рәисе һәм аның урынбасарлары, район Советының, башкарма комитетының бүлек мөдирләре, җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, район суды рәисе, эчке эшләр министрлыгының Апас бүлеге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре,...
-
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
Конституция - ул илнең төп Законы. Илебез шушы Закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә халык тынычлыгы һәм татулык та шушы Законга нигезләнгән. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Тормышыгыз имин, эшләрегез уң булсын. Барыгызга да тынычлык, саулык, бәхет, уңышлар телим. Рәшид Заһидуллин, муниципаль район башлыгы.
-
Мәдәният хезмәткәрләре киңәште
Тиздән елның иң күңелле бәйрәме яңа ел җитә. Районыбызда бизәлгән чыршылар инде утларын кабыздылар. Әлеге бәйрәм бүләкләр, кунаклар, Кыш бабай белән Кар кызы, төрле маҗаралар белән истә кала. Күңелсезлек белән тәмамланмасын өчен уяулык, әзерлекле булу кирәк. Менә шушы максаттан район мәдәният йортына мәдәният йорты, музей, китапханә, музыка мәктәбе хезмәткәрләре җыйналды....
-
Апастовские аграрии приняли участие в сельскохозяйственной ярмарке в Казани
Апастовские производители традиционно принимают участие в сельскохозяйственной ярмарке. Предлагают различные виды продукции: овощи, мясо, колбасные изделия, сыры, муку, макаронные изделия, крупы, мед, масла, яйца, молочные продукты и прочую продукцию. Также стоит отметить что на ярмарке приняли участие и творческие коллективы района. Они встречали гостей мелодиями гармони, а также был и...
-
Апас мәдәният йортында Каз өмәсе узды
Район мәдәният йортында узган "Килен сайлыйм улыма" дип исемләнгән чара узды. 7 авылның 7 уңган килене сәхнә түрендә осталыгын, уңганлыгын күрсәтте. Коштавылыннан Динә Сөләйманова, Кормаштан Нурия Хәйретдинова, Олы Бакырчыдан Рузилә Кәлимуллина, Карамасардан Гөлназ Гайнуллина, Кече Бакырчыдан Ләйсән Вәлиуллина, Әҗемнән Гүзәл Ситдикова, Каратуннан Алсинә Рахматуллина кул эшләренә, аш-суга осталыкларын, сәхнә зәвыкларын...
-
Апаста Ватан Геройлары искә алынды
9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан районда хөрмәтләү, искә алу, хәтер чаралары узды. Район хакимияте, социаль яклау идарәсе, музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган чарага Хезмәт Геройларының балалары, якыннары, районның мактаулы гражданнары, хәрби хезмәттә дәрәҗәле медальләргә лаек булган егетләр, "Яшь армия"челәр чакырулы иде. Кичә туган якны өйрәнү музеенда башланып китте....
-
Районның шашка-шахматчылары көч сынаша
Бу сәгатьләрдә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары бара. Кайбер катнашучылар "Дулкын" бассейнында йөзү буенча да көч сынашалар. Традиция буенча бу ярышларга спорт сөючеләр бик быел да бик теләп килгәннәр. Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып, катнашучыларга уңышлар теләде. - Сез бар җирдә дә...
-
Борнаш сөтчелек фермасыннан көн саен 1900 литрдан артык сөт тапшыралар
Борнашның сөтчелек фермасы ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Ферманың тирә-юне чиста. Керү юлында махсус кардалар төзелгән. Биредә салкын метод белән үстерелүче 32 баш ташлатылган сыер һәм 382 баш таналар группалары тупланган. Ферма эчендә дә маллар өчен уңайлы шартлар булдырылган. Биредә җылы, якты, чиста. Ферма мөдире Фирдәвес Халикова сүзләренә караганда,...
-
Апас яшь көрәшчеләрне һәм тамашачыларны ярышка чакыра
-Апас спорт мәктәбенең көрәш секциясендә тренер Ринат Гыйламов кулы астында бик яратып шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләрнең әти-әниләр комитеты карары белән 9 декабрьдә Апас мәктәбендә зур көрәш турниры үткәреләчәк Ярышлар иртәнге унда башланачак. Яшь көрәшчеләргә көч биреп торырга, аларның келәмдә җиңү шатлыгын уртаклашырга сезне дә чакырабыз,-ди район спорт һәм яшләр эшләре...
-
3 декабря - Международный день людей с ограниченными возможностями здоровья
Чтобы сосредоточить всеобщее внимание на проблемах инвалидов. 3 декабря объявлен Всемирным Днем людей с ограниченными возможностями. В этот день во всем мире проводятся специальные мероприятия, не позволяющие забыть о многих проблемах людей с ограниченными возможностями. В нашем районе этот день традиционно отмечается Декадой людей с ограниченными возможностями здоровья. Нам не...
-
Габрахман Хафизовның “Әҗем авылы: тарих сандыгында серле хәзинә” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Апас районының тагын бер авылы китаплы булды. Әҗем авылы клубында Габрахман Хафизовның "Әҗем авылы: тарих сандыгында серле хәзинә" китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Яңа гына табадан төшкән китап Равил Шәфигуллин иганәчелегендә басылган. Әлеге олы хезмәтне башкаручы авылдашларына әҗемлеләр олы рәхмәтләрен ирештерде. Бу хакта тулырак "Йолдыз" битләрендә.
-
Апаста 20 яшүсмергә паспортлар бирелде
Район хакимияте зур утырышлар залында 30 ноябрьдә 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда тәүге паспортларын тапшырдылар. Район үзәк музее җитәкчесе Рәмис Ногманов башлангычы һәм ул төзегән сценарий буенча районда бу тантаналы, истәлекле чара өченче ел рәттән, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесенә гадәттә күбесенчә үзәк музей залларында үткәрелә. Хәзер биредә янкорма төзелеше...
-
Апаслылар Казанда ярминкәдә
Ярминкәгә товар алып баручыга юл акчасын дәүләт түли -Апас районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары һәм 22 авыл җирлекләре, мәктәпләр җитештергән азык-төлек, ферма-кырларыбызда үстерелгән ашлык, яшелчәләр, әзерләнгән җиләк-җимеш, төрле кайнатма һәм тозланмаларны быел Казан "Агропарк"ына "Көзге ярминкә"гә 4 тапкыр алып бардык инде,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин. -...