Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас - Россия чемпионнары ватаны

Казанның "КАИ-Олимп" спорт комплексында "ДЗЕНДО" көрәш төре буенча Россиякүләм беренче Ачык Кубок турнирында Апас вәкилләре бик уңышлы чыгыш ясадылар. 50 кг үлчәү категориясендә Руслан Миндыгулов турнирның алтын медален отты һәм Россия чемпионы титулын яулады. 60 кг үлчәү категориясендә Эльдар Ильин көндәшләрен чиста җиңеп, икенче урынга чыкты. Спорт мастерлыгына кандидат Альбина...

Казанның "КАИ-Олимп" спорт комплексында "ДЗЕНДО" көрәш төре буенча Россиякүләм беренче Ачык Кубок турнирында Апас вәкилләре бик уңышлы чыгыш ясадылар.

50 кг үлчәү категориясендә Руслан Миндыгулов турнирның алтын медален отты һәм Россия чемпионы титулын яулады. 60 кг үлчәү категориясендә Эльдар Ильин көндәшләрен чиста җиңеп, икенче урынга чыкты. Спорт мастерлыгына кандидат Альбина Сәлимуллинга 55 кг үлчәү категориясендә тиңнәр булмады һәм ул да Россия чемпионы титулына ия булды.

Ярышларның шартлары буенча, моңа кадәр махсус спорт дәрәҗәләре булмаган килеш мондый дәрәҗәле илкүләм турнирда җиңүчеләр Россиянең спорт мастерлыгына кандидатлыкка тәкъдим ителәләр. Әлегә кадәр көрәшнең самбо, каратэ, тхэквондо төрләре буенча мондый дәрәҗәгә районыбыздан 3 кенә яшүсмер лаек булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир тхэквандо