Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Капкачыны ничек алдарга?

Гадәттә, укучылар Спартакиадасы ахырында район мәктәп командалары арасында үтүче футбол ярышлары бер көн эчендә үк төгәлләнә иде. Быелгысы 2 көн барды һәм анда барлыгы 31 команда катнашты! Апас балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры, ярышларның баш хөкемдары Рөстәм Бикмөхәммәтов фикеренчә, соңгы елларда балалар үзлекләреннән сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк тартылалар. 21-22 майда Апас...

Гадәттә, укучылар Спартакиадасы ахырында район мәктәп командалары арасында үтүче футбол ярышлары бер көн эчендә үк төгәлләнә иде. Быелгысы 2 көн барды һәм анда барлыгы 31 команда катнашты!

Апас балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры, ярышларның баш хөкемдары Рөстәм Бикмөхәммәтов фикеренчә, соңгы елларда балалар үзлекләреннән сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк тартылалар. 21-22 майда Апас мәктәбе стадионында үткән 2 көнлек турнир моны бик ачык дәлилли. 11 еллык мәктәп футбол командалары арасында быел тәүге тапкыр Апас аграр көллияте район чемпионы титулын яулады. Биеш мәктәбе командасы икенче, Апас мәктәбе командасы өченче урында. Төп гомумбелем бирү мәктәп футбол командалары арасында Апасның яшь футболчылары беренче урында. Биешлеләр икенче, каратунлылар өченче урын яуладылар.

Спартакиада шартлары буенча, иң нәтиҗәле яшь футболчылардан яшь категориясе буенча 2 район футбол җыелма командалары туплана. Алар "Күн туп" республика турнирлар этабында катнашу хокукын яулаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада по фут