Җәмгыять һәм без

Икенче бала өчен ана капиталы 2027 елда 1 028,7 мең сумга җитәчәк

2027нче елда Россиядә икенче бала өчен ана капиталы күләме 1 миллион сумнан артып китәчәк.

  Беренче бала өчен ана капиталы рәсмиләштерелмәгән гаиләләргә икенче бала туганда түләү 1 миллион 28,7 мең сумга кадәр җитәчәк.

  Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәренә сылтама рәвештә “Татар-информ” яза. Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ана капиталы күләме ел саен инфляция дәрәҗәсенә карап индексацияләнә.  

Министр сүзләренчә, икенче бала өчен ана капиталы күләме, әгәр гаиләнең беренче бала өчен ана капиталы булмаса, 1 028,7 мең сумга кадәр артачак. Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү чаралары Россиядә “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев