Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакцияләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылды.
(29 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Бәйгенең йомгаклау туры 28 сентябрьдә Кайбыч районының Кошман төп мәктәбендә узды. Конкурсантлар ачык дәресләр,дәрестән тыш чаралар,мастер-класслар күрсәттеләр,үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Равил Фатыйх улын әлеге сынауларның барысын да лаеклы үтүе белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез”, - дип хәбәр иттеләр Апас урта мәктәбеннән.
«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» республика бәйгесендә катнашу өчен республика буенча барлыгы 260 тан артык педагог гариза биргән, шуларның 12 се (8 укытучы һәм 4 тәрбияче) ике тур сынауларын үтеп, финалга чыккан.
“Бәйгегә йомгак 2026 елның 2 нче октябрендә Казанда Укытучылар йортында ясалачак, анда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Хәдиуллин да катнашачак дип көтелә”, - диелә хәбәрдә.
Нет комментариев