Апаста чөгендер алу һәм көнбагыш җыю эше дәвам итә
Авыл хуҗалыгы

Апаста чөгендер алу һәм көнбагыш җыю эше дәвам итә

Бөртекле культуралар артыннан игенчеләр техник культураларны җыюга күчтеләр.

“Барлык хуҗалыкларда да эш тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә 1627 га шикәр чөгендере чыгарылган, 81350 тонна җыелган, уңдырышлылык 1 гектарга 500 центнер туры килә. Район буенча шикәр чөгендере җыю проценты 32 процент тәшкил итә.

  Көнбагыш җыю да бара. Район буенча 8232 гектарда җыеп аласы бар. Бүгенге көнгә 1137 га мәйданда җыелган, бу гомуми күләмнең 14 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем - 2679 тонна, уңдырышлылык - бер гектардан 25 центнер.

"АГРОРАНЧО" хуҗалыгы көнбагыш җыюны беренчеләрдән булып төгәлләле. Хуҗалыкта барлыгы 337 гектарда әлеге культураны җыеп алырга кирәк иде, алар да бу эшне башкарып чыктылар.Әлеге хуҗалык буенча барлык кыр, урып-җыю эшләренең 100 проценты төгәлләнгән”, - дип хәбәр итә районның авыл хуҗалыгы идарәсе социаль челтәрләрдә.


Нет комментариев