Җәмгыять һәм без

Татарстанда ана капиталыннан айлык түләү: кемнәргә хокук бар һәм ничек рәсмиләштерергә

Татарстанда балалы гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алу мөмкинлегенә ия. Бу ярдәм чарасы билгеле таләпләргә туры килгән ата-аналар өчен каралган. Түләүне кемнәр рәсмиләштерә ала һәм нинди шартлар үтәргә кирәк — «Татар-информ» агентлыгы материалында тулырак.

Түләү күләме

Айлык түләүнең суммасы конкрет төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына бәйле. Татарстанда агымдагы елда бу пособие күләме 15 615 сум тәшкил итә.

Кемнәр ярдәмгә өметләнә ала

Түләү билгеләү өчен гаилә берничә критерийга туры килергә тиеш:

  1. Ана капиталы счетында кулланылмаган акча калу. Бу иң мөһим шартларның берсе.

  2. Баланың яше. Бала өч яшькә тулмаган булырга тиеш. Әгәр гаиләдә бу яшькә җитмәгән берничә бала тәрбияләнсә, түләүне аларның һәркайсына рәсмиләштерергә мөмкин — бер гариза тапшыру җитә.

  3. Гаиләнең матди хәле. Җан башына уртача керем яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаска тиеш. Татарстанда агымдагы елда бу күрсәткеч 15 073 сум га тигез.

Айлык түләүне кайда рәсмиләштерергә

Акча алу өчен гаризаны берничә ысул белән тапшырырга була:

  • Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервис аша;

  • Күп функцияле үзәккә (МФЦ) шәхсән мөрәҗәгать итеп;

  • Россия Социаль фонды аша.

Чыганак: «Татар-информ» 


Нет комментариев