Бу вазифага Чүрибурашның үз улы Ромиль Тимергалиев билгеләнде.
(29 сентябрь, “Апастово-информ”).
Чүрибураш авыл җирлегенең яңа башлыгы Ромиль Тимергалиев белән район хакимиятендә узган традицион киңәшмәдә таныштырдылар. Район башлыгы Айрат Җиһаншин яңа җитәкчегә уңышлар, авыл тормышы, җирлекнең үсешендә терәк, киңәшче булып эшләвен теләде.
Ромиль Тимергалиев Чүрибураш авылында гади, тырыш, күп балалы гаиләдә туып-үскән. Моңа кадәр авыл хуҗалыгында хезмәт итте. Тормыш иптәше Залия белән дүрт ир бала тәрбияләп үстерәләр. Авылда тырыш, эш сөючән, үрнәк гаилә булып яшиләр. Олы уллары Ранис – махсус хәрби операция ветераны. Ромиль Тимергалиев үзенең туган көнендә яңа хезмәт вазифасына кереште. Яшь җитәкчегә Чүрибураш, Танай-Турай авылы халкы да ышанычын белдереп, уңышлар теләде.
Нет комментариев