Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстанны өч сәяси партиядән барлыгы 13 депутат вәкиллек итәчәк.
«Бердәм Россия» партиясеннән түбән палатага Илья Вольфсон, Олег Морозов, Әлфия Когогина, Марсель Шәйдуллин, Марат Нуриев, Айдар Метшин, Максим Топилин, Җәүдәт Салихов, Ирек Богуславский, Руслан Гаджиев һәм Анатолий Иванов үтте.

Дәүләт Думасында ЛДПР мәнфәгатьләрен Руслан Йосыпов яклаячак. «Яңа кешеләр» партиясеннән Әмир Хәмитов мандат алды.
«Петербург сәясәте» фонды президенты Михаил Виноградов республикада сайлау нәтиҗәләренә бәя биреп, Татарстанның электораль моделе тотрыклы булуын ассызыклады.
Сәяси анализ үзәге директоры Павел Данилин сайлау нәтиҗәләрен республика җитәкчелегенең федераль үзәк белән хезмәттәшлегендәге үзенчәлекләр белән бәйләде.
«Рөстәм Миңнехановның Россия сәясәтендәге ролен федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләүче төбәк лидеры буларак бәяләргә мөмкин. Ул үзәк белән мөнәсәбәтләрдә прагматик якын килү үрнәге булып тора; бу аның төбәгенә илдәге иң уңышлы һәм йогынтылы регионнарның берсе булып калырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Данилин.
Югары икътисад мәктәбе профессоры Марат Бәширов Татарстанда сайлау процессының оештырылу дәрәҗәсенә, шул исәптән күзәтүчеләр эшенә игътибар итте.
«Татарстан Республикасында халыкара күзәтүчеләр зур шәһәрләрдә дә, ерак районнарда да эшләде. Россия ягыннан легитимлык, беренче чиратта, сайлаучыларның активлыгы белән тәэмин ителә», – дип йомгаклады Бәширов.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев